Әй, җаныем җанкаем

Кырык эшем кырык якта
Көтеп торган чагында,
Бер матур сүз әйт әле, дип,
Син киләсең каршыма.

Әй, җаныем җанкаем,
Матурым матуркаем.
Син бәхетем бердәнберем
Өметем мәхәббәтем.

Матур сүзләр эзли-эзли
Дөньялардан онтылам.
Хисләремә тиң булырлык
Сүз табарга омтылам.

Әй, җаныем җанкаем,
Матурым матуркаем.
Син бәхетем бердәнберем
Өметем мәхәббәтем.

Эш җиңел — ул авыр менә
Матур сүз табулары
Синең гузәллектән каушады
Бер сүзсез калулары.

Әй, җаныем җанкаем,
Матурым матуркаем.
Син бәхетем бердәнберем
Өметем мәхәббәтем.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »