Тәкыя үрәм

Җырдан тәкыялар үрәм,
Үрәм сиңа бирергә.
Хыялыма чакырамын —
Җитәкләшеп йөрергә.

Җырдан тәкыялар үрәм,
Бер җыр — минем бер көнем.
Тәкыямда зәңгәр чәчәк —
Сине юксынган көнем.

Җырдан такыялар үрәм,
Тәкыям серем сөйләр.
Сиңа елмаю килешә,
Гел көлеп йөре, диләр.

Җырдан тәкыялар үрәм,
Бер җыр — минем бер көнем.
Тәкыямда зәңгәр чәчәк —
Сине юксынган көнем.

Җырдан тәкыялар үрдем,
Күзләреңә карадым.
Күңелемдә моң челтери —
Сөюеңә юрадым.

Җырдан тәкыялар үрәм,
Бер җыр — минем бер көнем.
Тәкыямда зәңгәр чәчәк —
Сине юксынган көнем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »