Әтигә җыр

Минем әткәй гармун уйный
Бик моңлы көннәрендә.
Кошлар сайрый ул уйнаган
Гармунның телләрендә.

Уйна, әткәй, тальяныңда,
Сагышларга салып җанымны.
Бигрәк моңлы итеп уйныйсың,
Яшьлегеңне, ахры, уйлыйсың.

Тальянын алса кулына,
Эткәй яшәреп китә.
Үзе яшәреп китсә дә,
Күзе яшьләнеп китә.

Уйна, әткәй, тальяныңда,
Сагышларга салып җанымны.
Бигрәк моңлы итеп уйныйсың,
Яшьлегеңне, ахры, уйлыйсың.

Ул тальянын уйнаганда
Җаннарда җыр тибрәлә
Үзе уйный, үзе җырлый,
Үзе биеп җибәрә.

Уйна, әткәй, тальяныңда,
Сагышларга салып җанымны.
Бигрәк моңлы итеп уйныйсың,
Яшьлегеңне, ахры, уйлыйсың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »