Каратамак чишмәсе

Категория: көе сүзләре

Каратамак, Каратамак,
Күрергә күзгә кечкенә.
Ләкин башка чишмәләрдән
Ким түгел син һич кенә.

Сагынам шул, сагынам шул
Каратамак чишмәсен.
Салкын суын эчеп үскәч,
Күңелләрем нишләсен?

Каратамак, Каратамак,
Балачак хәтирәсе.
Сагышларым бетәр иде —
Ничек кайтып киләсе?

Сагынам шул, сагынам шул
Каратамак чишмәсен.
Салкын суын эчеп үскәч,
Күңелләрем нишләсен?

Каратамак, Каратамак,
Кипмә син, кипмә инде.
Авылымны, күңелемне,
Чишмәсез итмә инде!

Сагынам шул, сагынам шул
Каратамак чишмәсен.
Салкын суын эчен үскәч,
Күңелләрем нишләсен?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »