Добавлено КуЗя в Пнд, 11/04/2011 - 13:00
Кыйгак-кыйгак кыр казлары
Очып киттеләр ерак.
Бер уйландым, бер моңландым
Утырып еламадым чак.
Кәккүк, кәккүк, сайра кошым,
Санамыйча елларым.
Ходай биргән хозур дөнья —
Сорыймын дәвамнарын.
Вакыт-вакыт агымсудай
Яшь гомерләр тиз үтә.
Сөеп-сөелеп яшәүгә
Бу дөньяда ни җитә…
Кәккүк, кәккүк, сайра кошым,
Санамыйча елларым.
Ходай биргән хозур дөнья —
Сорыймын дәвамнарын.
Йөрәк, йөрәк, басыл берүк,
Җитәр инде ярсыма.
Озын юллар, текә үрләр
Үтәсе бар, арыма.
Кәккүк, кәккүк, сайра кошым,
Санамыйча елларым.
Ходай биргән хозур дөнья —
Сорыймын дәвамнарын.