Әйт, ромашка

Категория: көе сүзләре

Сөю булып туды кояш,
Сөю булып еллар акты.
Ромашкалар өзмәдек без,
Мин яраттым, ул яратты.
Җанны байтак өзгәләде
Хыянәте дөньяның.
Эй ромашка, күңелемне
Икеләнү телә тагын.

Эй ромашка, йөрәгемне
Телде сөю газаплары.
«Ярата», — дип әйттегез сез,
«Яратам», — дип кабатладым.

Базар тормыш тәхетендә
Үлчәүләрдә адәм җаны.
Әйт, ромашка, алдамый,
Бу дөньяда сөю бармы.
Гадәтләнгән өчен әллә
«Яратам», — дип кабатлыйммы.
Әйт, ромашка, мин аны
Яратаммы, яратмыйммы.

Эй ромашка, йөрәгемне
Телде сөю газаплары.
«Ярата», — дип әйттегез сез,
«Яратам», — дип кабатладым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »