Добавлено КуЗя в СР, 13/04/2011 - 13:00
Тезелешеп кошлар кайта
Карыйм җырлы рәтләргә.
Сезнең җырлар җитми кошлар,
Безнең дә йөрәкләргә.
Безгә дә кунып сайрагыз,
Артмасмы моңнарыбыз…
Бергә-бергә талпынырбыз,
Бергәләп моңланырбыз.
Сез кунуга чәчәк ата,
Безнең гөлләребез дә.
Кошлардагы матурлыклар
Җитми шул әле безгә.
Безгә дә кунып сайрагыз,
Артмасмы моңнарыбыз..
Бергә-бергә талпынырбыз,
Бергәләп моңланырбыз.
Кошлар сайрый канат кага
Канат куя иңнәргә.
Ак канатлар җитми әле
Безнең дә күңелләргә.
Безгә дә кунып сайрагыз,
Артмасмы моңнарыбыз…
Бергә-бергә талпынырбыз,
Бергәләп моңланырбыз.