Диңгезгә

Категория: көе һәм сүзләре

Шаулы дулкын өсләренә ятып
Тибрәлгәндә диңгез кочагында
Колагымда чыңлап чишмә тавышы
Җанда җыр яралды шул чагында.

Диңгез ярларында — зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем —
Нык сагындырганы — өч кенә.

Җимешләрдән бөгелә агачларың,
Гүзәллектән әйләнә башларың,
Тик төшемә керә ак аенның
Үзебезчә шаулап яфраклары.

Диңгез ярларында — зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем —
Нык сагындырганы — өч кенә.

Бер ярыннан икенче ярына
күз күреме җитмәс араларың.
Ничек түзеп яши икән, авылым,
Яшьли читтә калаган балаларың.

Диңгез ярларында — зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем —
Нык сагындырганы — өч кенә.

Юксынырмын әле, диңгез, сине,
Ләкин анда авылым көтә мине.
Поезд чаба туган якларыма,
Бу җырым да шушы хакта гына.

Диңгез ярларында — зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем —
Нык сагындырганы — өч кенә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »