Бик сагынган чакларымда

Бик сагынган чакларымда
Төшләремә керсәңче.
"Сагыш төсе нинди була?" —
Йөзләремдә күрсәңче! Әе! (Әе, әе!)
"Сагыш төсе нинди була?" —
Йөзләремдә күрсәңче!

Бик юксынган чакларымда
Коштай очып керсәңче.
"Көтү төсе нинди икән?" —
Карашымда күрсәңче! Әе! (Әе, әе!)
"Көтү төсе нинди икән?" —
Карашымда күрсәңче!

Бик өметсез чакларымда,
Миңа ялкын өрсәңче.
"Бәхет төсе нинди дисең?" —
Йөрәгемдә күрсәңче! Әе! (Әе, әе!)
"Бәхет төсе нинди дисең?" —
Йөрәгемдә күрсәңче!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (8 голосов)
« »