Добавлено Almaz в ЧТ, 14/04/2011 - 12:04
Без бүген җыйдык дусларның
Иң якыннарын гына.
Бүләк итәбез җырларның
Иң матурларын гына.
Уен, көлке, җыр-моң белән
Күтәрелә күңелләр.
Юлда җырлар юлдаш булса —
Матур үтә гомерләр.
Сандугачлар безнең җырны
Дөнъяга таратсыннар.
Гашыйкларым, сөйгәннәрем,
Ныгырак яратсыннар.
Уен, көлке, җыр-моң белән
Күтәрелә күңелләр.
Юлда җырлар юлдаш булса —
Матур үтә гомерләр.
Безнең җырдан илһамланып
Күңелләр канатлансын.
Бәхет, шатлык минутлары
Ешырак кабатлансын.
Уен, көлке, җыр-моң белән
Күтәрелә күңелләр.
Юлда җырлар юлдаш булса —
Матур үтә гомерләр.