Утым бетсә, учагымда,
Күршем, дип мин аңа керәм.
Ут күршемдә җан җылысы
Һич саекмасын беләм.
Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
Күрше хакы — Тәңре хакы.
Башкаема кайгы төшсә —
Иң беренче күршем белә.
Хәсрәтемне үз итүче,
Юатучым күршем була.
Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
Күрше хакы — Тәңре хакы.
Йорт-җиренә шатлык килсә —
Ашка чакырып күршем керә.
Куанычлар бәлешеннән
Миңа да ул өлеш телә.
Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
Күрше хакы — Тәңре хакы.
Бу җыр Радик Динәхмәтов, Роберт Тимербаев репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 14/04/2011 - 12:48
«
»