Мәхәббәтем — төнге абага

Категория: көе сүзләре

Сандугачлар һаман китә алмый,
Чәчәк коя алмый сиреннәр,
Мәхәббәтнең назлы күкрәгенә,
Ялкыңланып тисә иреңнәр.

Көзләрдә дә көзгә буйсынмаган,
Гел язларга икән юл табан,
Мәхәббәтем әллә чын барлыкта,
Төннә чәчәк аткан абагам.

Чын мәхәббәт яши көзләр күрми,
Чын мәхәббәт тоймый көзләрне,
Бер сагышлы, бер шатлыклы булып,
Җырдан җырга күчә күзләре.

Көзләрдә дә көзгә буйсынмаган,
Гел язларга икән юл табан,
Мәхәббәтем әллә чын барлыкта,
Төннә чәчәк аткан абагам.

Мәхәббәтем минем мең яшәрлек,
Имән кебек яши колачлы,
Мәңге-мәңге карар янучымнан,
Мәхәббәтнең күзе кояшлы.

Көзләрдә дә көзгә буйсынмаган,
Гел язларга икән юл табан,
Мәхәббәтем әллә чын барлыкта,
Төннә чәчәк аткан абагам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »