Юлларым (Җырларым)

Категория: көе сүзләре

Юлларым, юлларым, юлларым,
Юлларым уралган буранга.
Уйларым, уйларым, уйларым…
Кагылма ярама, сорама.

Кырларым, кырларым, кырларым,
Кырларым шатлыгы — тургайлы!
Урманым, урманым, урманым…
Ул миңа гел бәхет юрады.

Инешем, ак чишмәм, тауларым,
Талларым, кырларым, кошларым!
Мин сездә күпме җәй җәйләдем,
Мин сездә күпме кыш кышладым.

Мин киттем. Калдыгыз, калдыгыз…
Юлларым, иң якын дусларым!
Ә хәзер йортым да, юлым да —
Җырларым, җырларым, җырларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (7 голосов)
« »