Яшьлегем эзләре

Категория: көе сүзләре

Җил белән серләшкән каеннар
Яңарта яшьлегем хисләрен.
Шомыртлар ак шәлен ябынса,
Сагынам авылым кичләрен,
Сагынам, сагынам өзелеп,
Ялкынлы яшьлегем эзләрен.

Назлы җил, салмак җил китерә
Чәчәкле болынның исләрен.
Мин тоям, тоям мин җилләрнең
Яшьлектән наз булып искәнен.
Яншыгым*, сагынам өзелеп,
Шул назлы яшьлегем эзләрен.

Бирелеп хыялга, уйларга,
Тыңлыйм мин агышын чишмәнең.
Чишмәләр җырлыйлар моң итеп,
Җырлыйлар яшьлегем хисләрен.
Мәңгегә сакласын авылым
Давыллы яшьлегем эзләрен.

———
* Яншык — авыл исеме.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (15 голосов)
« »