Яшь безнең күңелләр

Безнең үткән көннәр,
Йокламаган төннәр
Искә төшә еллар үтсә дә.
Үскән чагыбызда
Без салган сукмаклар
Күптән инде җуелып бетсә дә.

Малайлардай әл(е) дә. яшь күңел,
Һич кенә дә бирешәчәк түгел.

Без яраткан кызлар,
Инде сез кайларда?
Оныттыгыз микән сез безне?
Безнең җырны тыңлап,
Үткәннәрне уйлап,
Хәтерләрсез, бәлки, сез безне.

Малайлардай әл(е) дә. яшь күңел,
Һич кенә дә бирешәчәк түгел.

Әтиләр юлыннан
Без дә кыю үттек,
Элеп куйдык инде кылычны.
Үстерәбез уллар,
Үтәячәк алар
Туган илем куйган бурычны.

Малайлардай әл(е) дә. яшь күңел,
Һич кенә дә бирешәчәк түгел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »