Куштирәк

Дим ярында моңсу гына
Үсә куштирәккәем.
Куштирәк янында көтә
Сине яшь йөрәккәем.

Куштирәк янында икәү
Тагын күрешсәк иде,
Аерылмаска бар гомергә,
Вәгьдә бирешсәк иде.

Әкрен искән җилгә кушылып
Шаулый куштирәккәем.
Сине сагынып ут эчендә
Кайный яшь йөрәккәем.

Шаула, шаула, бер туктамый,
Шаула, куштирәккәем.
Белсен ул сагынып көткәнне
Минем яшь йөрәккәем.

Голосов пока нет
« »