Күңелемдә язлар гына

Категория: көе сүзләре

Синең яктан кояш чыга,
Синең яктан килә нурлар,
Нурлар белән бергә туа
Йөрәгемдә моңлы җырлар.

Синең яктан исә җилләр,
Йомшак җилләр, хушбуй җилләр.
Алар исеп үткән чакта
Күзен ача чәчәк-гөлләр.

Күңелләрдә кышлар булмый,
Күңелләрдә язлар гына.
Син җибәргән җилләрдә мин
Тоям бары назлар гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »