Ал булаеммы сиңа?!

Ал булаеммы сиңа,
Гөл булаеммы сиңа,
Ефәк чәчләреңнән сыйпар
Җил булаеммы сиңа?!

Көн булаеммы сиңа,
Төн булаеммы сиңа,
Татлы төшеңнән дә татлы
Өн булаеммы сиңа?!

Яз булаеммы сиңа,
Наз булаеммы сиңа,
Былбыл моңыннан да моңлы
Саз булаеммы сиңа?!

Ал булаеммы сиңа,
Гөл булаеммы сиңа,
Ефәк чәчләреңнән сыйпар
Җил булаеммы сиңа?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (12 голосов)
« »