Кайтчы, дускаем

Алсу таңда зәңгәр күл өстендә
Пар аккошлар кага канатын.
Ялгыз аккош кебек мин ямансу
Кайтчы, иркәм, кайтчы, солдатым.

Мин ялгызым гына каршылыймын
Язның кичен, җәйнең таңнарын.
Кайтчы, иркәм, көтә сөйгән ярын
Көтә синең туган якларың.

Язлар җитте, кырлар яшелләнде,
Яфрак ярды тагын куш каен.
Мин көтәмен сабырлыгым җуймый,
Кайт тизрәк, кайтчы, дускаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »