Киттең дә оныттың

Киттең дә оныттың,
Араны суыттың,
Ә өмет сүнмәде, сүнмәде.
Ул кайтмый диделәр,
Гөлләрем шиңделәр,
Тик күңел күнмәде, күнмәде.

Хисләрем саф иде
Ниятем хас иде.
Вәгъдәңдә тормадың, тормадың.
Мин үткән сукмакка
Бик якын торсак та
Юлыңны бормадың, бормадың.

Яшьлегем капкасын
Язгы җил какмасын,
Соң инде: ачылмый, ачылмый,
Ятларга ташладың,
Чит илдә башларым,
Йөрәгем әрнүе басылмый.

Голосов пока нет
« »