Кил син миңа (икенче вариант)

Карлар ява димә, кил син миңа,
Онытмасаң бергә чакларны.
Җылы тыным белән эретермен
Чәчләреңә кунган карларны.

Кышлар салкын димә, кил син миңа
Сагынганда ерак язларны.
Карлар гына күмеп китә алмый
Күңелдәге яшне, язларны.

Ап-ак бураннарга төренеп кил,
Озатсыннар әйдә салкыннар.
Йөрәгемдә ярсу бураннарны,
Салкыннарны җиңәр ялкын бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »