Каеным сагышы

Ак каенның йөзен телеп,
Исемеңне язгансың.
Миңа булган хисләремне
Аңа бүлеп салгансың.

Син — янасың, мин — янам,
Икебезгә — бер яра.
Ак каен тәнендә яра
Үкенеч булып ҡала. / Мәңгелек булып кала. /

Юлларымның шул тирәдән
Үтүен белдең микән?
Җанымны бер кыяр өчен
Каенны телдең микән?

Син — янасың, мин — янам,
Икебезгә — бер яра.
Ак каен тәнендә яра
Үкенеч булып ҡала. / Мәңгелек булып кала. /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »