Сөю килә

Ашкына поезд, ашкына,
Каршы килә яшел кыр.
Әй сөюем, олы юлдай,
Мине үзеңә чакыр.

Бәхетем син әле килгән
Гөлчәчәкле кыр сыман.
Йөгерче, йөгер каршыма,
Сабыр итүе озак.

Көтүе ай-һай авыр бит,
Поезд килә дә килә.
Тилмертеп җаным, тилертеп,
Каршыма сөю килә.

Голосов пока нет
« »