Бир син бер хәбәр

Яшьлек таңында
Елга ярында
Кабат кайтыр дип, мин сине көттем.
Карап күзгә күз,
Әйтмичә бер сүз
Күрешербез диеп мин өмет иттем.

Ул таң атмады,
Күңел ятмады,
Сиңа тиң ярлар җирдә тапмадым.
Парлар серләшә,
Күңел көнләшә,
Җавапсыз калды күпме хатларым.

Иртәле-кичен
Бер үтенечем:
Тилмертмә мине, бир син бер хәбәр,
Йөрәгем әрни,
Басылыр бәлки
Көтмә син диеп әйтсәң дә әгәр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
« »