Кулда тальян гармун (беренче вариант)

Кулда тальян гармун,
Күңел тулы җыр, моң,
Безнең яшьлек сөю җырында.
Уйнап торса тальян,
Оҗмах, матур дөньяң,
Безнең яшьлек тальян гармунда.

Шаулап торсын авыл,
Күтәрелсен давыл,
Дуслар таный безнең тавышны.
Киләчәкне көтеп,
Үткәнгә ут төртеп,
Яндырыйкчы сары сагышны.

Ага еллар, сулар,
Һаман яшь шул кызлар,
Картаймыйк без ничек булса да.
Язып куйдым ташка:
Тальянымнан башка
Хазинә юк безгә дөньяда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »