Күзләреңне, күзләреңне,
Күзләреңне күзләдем.
Синең зәңгәр күзләреңнән
Мин өметләр эзләдем.
Мин эзләдем даладан,
Син эзләдең каладан.
Кайда син, бәгърем син,
Табалмадым мин.
Күзләреңнән күзләремне
Бер минут алмас идем.
Язмыш кая ташласа да
Мин синнән калмас идем.
Мин эзләдем даладан,
Син эзләдең каладан.
Кайда син, бәгърем син,
Табалмадым мин.
Сөя микән, сөйми микән,
Белсәң икән серләрен.
Бәлки, аның үзенең дә
Өзеләдер үзәге.
Мин эзләдем даладан,
Син эзләдең каладан.
Кайда син, бәгърем син,
Табалмадым мин.
Бу җыр Дамира Сәетова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 21/04/2011 - 21:29
«
»