Әнием киңәше

Балаларым, сезгә гомер бирдем,
Саулык, тәүфикъ, бәхет теләдем.
Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле итеп,
Күрү сезне бөтен теләгем.

Тигезлектә әти-әни белән,
Яшәүләргә бергә ни җитә.
И, Ходаем, тату гаиләләр
Булсын иде күбрәк бу җирдә.

Газиз әнием, сиңа мең-мең рәхмәт,
Сабыр булдың, түздең, сынмадың.
Без бәхетле, әнием, синең белән,
Озын булсын гомер юлларың.

Тигезлектә әти-әни белән,
Яшәүләргә бергә ни җитә.
И, Ходаем, тату гаиләләр
Булсын иде күбрәк бу җирдә.

Рәнҗетмәгез, балам, берәүне дә,
Күңел рәнҗүләре тиз төшә.
Миһербанлы булыгыз сез, балам,
Кеше сезне шулчак үз итә.

Тигезлектә әти-әни белән,
Яшәүләргә бергә ни җитә.
И, Ходаем, тату гаиләләр
Булсын иде күбрәк бу җирдә.

Әнием, синең үгет-нәсихәтең
Тугъры юлдаш барыр юлымда.
Изгелеккә каршы игелек белән
Җавап бирер синең улың да.

Тигезлектә әти-әни белән,
Яшәүләргә бергә ни җитә.
И, Ходаем, тату гаиләләр
Булсын иде күбрәк бу җирдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (6 голосов)
« »