Галигә барам әле (Гәлләрәле)

Галигә барам әле,
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.
Гали, Гали, гәлләр әле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.

Каен-агач, карагач,
Сөйгән ярын тартып алдым,
Күңелемә ярагач.

Гали, Гали, гәлләр әле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.

Каен-агач, карагач,
Сөйгән ярын кире бирдем,
Җиргә ятып елагач.

Гали, Гали, гәлләрәле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.

Менеп бара кыекка,
Күрсәгез сәлам әйтегез
Минем кара мыекка.

Гали, Гали, гәлләрәле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.

Төшеп килә кыектан,
Сәлам алып килдегезме
Минем кара мыектан?

Гали, Гали, гәлләрәле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Галигә барам әле (Гәлләрәле)»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (14 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »