Уйна, колыным!..

Кош кебек очып, гөлләрне кочып,
Бер колын уйный җәйге болында.
Сибелә иңенә, нечкә биленә
Ефәк яллары кояш нурында.

Ялгыз түгел ул, нәни колынкай,
Әнкәсе аның яшь бер акбүз ат.
Әнкәсе белән уйный чабышып,
Шуңадыр аның күңеле ярсу, шат.

Уйна, колыным, иркен болының,
Канаты бит син акбүз атларның.
Син уйнамасаң безнең болында,
Ни яме булыр туган якларның?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (4 голоса)
« »