Бөрлегән (икенче вариант)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.

Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.

Иртә белән көн саен мин
Су сибәм гөлләремә.
Алсу-кызыл гөлләр чиктем
Ак мамык мендәремә.

Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.

Мин кечкенә, портфелем зур,
Күтәрәм көчкә генә.
Кечкенә булсам да укыйм
Дүрткә һәм бишкә генә..

Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.9 (9 голосов)
« »