Минем исемем Айгөл

Әнкәем белән әткәем миңа
Айгөлем диеп исем кушканнар.
Берсе аем дип, берсе гөлем дип,
Куеннарына назлап кочканнар.

Рәхмәт, әнкәем, рәхмәт, әткәем,
Миңа бик матур исем тапкансыз.
Айлы төннәрдә керфек какмыйча,
Бишек тирбәтеп, мине баккансыз.

Тал бишек түгел, миңа гөл бишек —
Былбыл оясы ясаган әткәм.
Ай кебек нурлы, гөл кебек моңлы
Булып үс, диеп җырлаган әнкәм.

Рәхмәт, әнкәем, рәхмәт, әткәем,
Миңа бик матур исем тапкансыз.
Айлы төннәрдә керфек какмыйча,
Бишек тирбәтеп, мине баккансыз.

Сабый күңелем никтер ашкына,
Айга үрелә, йолдызга менә.
Үссәм иде мин әткәй-әнкөйгә
Кайгы-хәсрәт китерми генә.

Рәхмәт, әнкәем, рәхмәт, әткәем,
Миңа бик матур исем тапкансыз.
Айлы төннәрдә керфек какмыйча,
Бишек тирбәтеп, мине баккансыз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (10 голосов)
« »