Черуки

Категория: көе сүзләре

/Чыпчык җыры/

Каурый-каурый канат кош булсам да,
Мин сандугач-былбыл түгелмен.
Былбыл тавышы кебек тавышым да юк,
Ә шулай да җырлый күңелем.

Черек-черек, черуки —
Менә минем җыру-көй!

Сандугач-былбыллар талга куна,
Мин дә очып талга кунамын.
Талдан-талга кунып сайрасам да,
Мин гап-гади чыпчык кынамын.

Черек-черек, черуки —
Менә минем җыру-көй!

Мине мактап беркем җыр җырламый,
Яннарында очып йөрсәм дә,
Ләкин туган җирдән читкә китмим,
Салкын кышта егылып үлсәм дә.

Черек-черек, черуки —
Менә минем җыру-көй!

Барлык кошлар кебек таңнан торып,
Мин дә үз җырымны таратам.
Беләм, миңа синең исең китми,
Ө мин, Кеше, сине яратам!..

Черек-черек, черуки,
Менә минем җыру-көй!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.4 (5 голосов)
« »