Күңелле безнең шәһәр

Күңелле безнең туган шәһәр,
Ямьле язларда килсәң әгәр.
Идел тулып акканда,
Акчарлаклар кайтканда
Күңелле безнең шәһәр.

Күңелле безнең туган шәһәр,
Кояшлы җәйдә килсәң әгәр.
Гөл-чәчәкләр үскәндә,
Алма, чия пешкәндә
Күңелле безнең шәһәр.

Күңелле безнең туган шәһәр,
Алтын көзләрдә килсәң әгәр.
Сары яфрак яуганда,
Без мәктәпкә барганда
Күңелле безнең шәһәр.

Күңелле безнең туган шәһәр,
Салкын кышларда килсәң әгәр.
Ап-ак карга күмелгәч,
Чыршы бәйрәме килгәч,
Күңелле безнең шәһәр!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (19 голосов)
« »