Авыр чакларны уйлама

Категория: көе сүзләре

Сыналадыр безнең җаннар,
Авырлыклар да гына.

Авырлыклар булган җирдә,
Сабырлыклар да була.

Уңга карасаң кыенлык,
Сулга баксаң авырлык.

Авырлыксыз бер юлда юк
Җиңел генә барырлык.

Билләхи, бер юлда юк.
Җиңел генә барырлык.

Авырлыклар булсын әле,
Җиңеп чыгарбыз әле.

Авырлыкны җиңгәч кенә
Җиңел суларбыз әле.

Авыр чакларны уйлама,
Җиңел чакларны уйла.

Җиңел чакларны уйласаң,
Чыңлата җиңел була.

Билләхи, шулай итсәң.
Чыңлата җиңел була.

Чыңлата җиңел була.
Җиңел чакларны уйла.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (9 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »