Утыртмагыз ялгыз каен

Категория: көе сүзләре

Өй артында ялгыз каен
Картайган инде бераз.
Елда язын яшелләнә,
Күңелләрдә һаман яз.

Утыртмагыз ялгыз каен,
Ялгыз каен язмышка.
Ялгыз да кала күрмәгез,
Күл бирмәгез сагышка.

Тальян гармунга җырладым,
Кемнәр тыңлады икән?
Уйлап шатлык сагышларын,
Бер аз моңланды микән?

Утыртмагыз ялгыз каен,
Ялгыз каен язмышка.
Ялгыз да кала күрмәгез,
Күл бирмәгез сагышка.

Ялгыз каенның толымын
Бары җилләр селкетә.
Кемнедер ул да сагынган,
Кемнедер ул да көтә.

Утыртмагыз ялгыз каен,
Ялгыз каен язмышка.
Ялгыз да кала күрмәгез,
Күл бирмәгез сагышка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »