Галимә җыры

/«Кара йөзләр» пьесасыннан/

Агыйделкәй буйлап бер сал килә,
Яркайларга бәрелә дулкыны;
Яшьлек гомеремне йотармыни
Караңгы да тормыш упкыны?

Ай нурлары кебек балкый иде,
Керсез иде минем йөзләрем, —
Усал кешеләр аны карайттылар,
Канлы яшьләр түгә күзләрем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »