Гайшә

Ишеккәем алды, һай, куш тирәк,
Куш тирәккәй төбе җир җиләк.
Җиләкләре пешкән, һай, җыйган юк,
Яшь гомерләр узды — сизгән юк.

Ишеккәең алдын себереп тот,
Алма тәгәрәтеп уйнарсың.
Бу җырларны, җаным, исеңдә тот,
Мин үлгәч тә, сагынып, җырларсың.

Урал гына тавы, һай, зур булмый,
Урал аша аккан су булмый.
Кайда гына барсаң, бәхет кирәк,
Бәхетле дә ирләр хур булмый.

Урал гына тауның буйларында
Йөриләр дә елкы көтүе,
Йокыларда күргән бер төш кебе,
Бу гомеркәйләрнең үтүе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »