Гафифә

Киземир дәй чаршау да, һай, ука чук, Гафифә,
Әдепкәйләре да кук микән?
Узган гына гомернең бар билгесе, Гафифә,
Калган гомерләребез куп микән?

Уфалардан килгән пустау җилән, Гафифә,
Җиң очыннан кителеп туза икән
Бу гомеркәйләрне узмый, диләр, Гафифә,
Буын-буын килеп ләй уза икән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »