Гөлчирәнең сөйгәне

Категория: көе сүзләре

Менгән аты җирән кашка,
Ал тасмалы йөгәне;
Кара күзле, киң күкрәкле,
Соры шинель — кигәне.

Батыр икән, матур икән
Гөлчирәнең сөйгәне.

Лачындай очкан чакта,
Кылычлары ялтырый.
Батыр егетнең килгәнен
Дошман күреп калтырый.

Батыр икән, матур икән
Гөлчирәнең сөйгәне.

Менгән аты очып үтә
Елгаларның ярларын.
Аты кебек ярсый егет,
Кыра дошман яуларын.

Батыр икән, матур икән
Гөлчирәнең сөйгәне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »