Зимфирәкәй, кемгә гөлләр өздең,
Арышларда йөрегән чагыңда?
Сандугачтай матур, сылу кебек
Күбәләкләр оча юлыңда.
Зимфирәкәй, сылу, аппагым,
Кош канаты. кыйгач кашларың,
Зимфирәкәй алтын йолдыз кебек,
Авылымның балкый күгендә.
Сандугачтай көтәм сине өзелеп,
Мәхәббәтем үсә күңелемдә.
Зимфирәкәй, сылу, аппагым,
Җырларымны сиңа сакладым.
Зимфирәкәй, синдә минем уйлар,
Хыялым да минем, өметем.
Сандугачтай үтсен безнең еллар
Тояр өчен йөрәк җылысын.
Зимфирәкәй, сылу, аппагым,
Җырларымны сиңа сакладым.