Зәлифәкәй

Зәлифәкәй сылу суга бара.
Су сибим дип талларга.
Зәлифәкәй бахыр көн-төн елый,
Үз абыйсы саткач малларга.

Зәлифәкәй кызның йон яулыгын
Ябынмаган кеше калмады.
Зәлифәкәй сылу буйга җиткәч,
Сокланмаган кеше калмады.

Зәлифәкәй кигән кара итек,
Аның үкчәләрен тар итеп,
Зәлифәкәй барган югары очка,
Юк йомышкайларын бар итеп.

Җаекбай да дигән ай убаның
Әйләнәсе алты чакрым.
Тауга да гына менеп, ташка басып,
Кул болгыйдыр Зәлифә бахырым.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Зәлифәкәй»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.6 (5 голосов)
« »