Кайтам инде

Категория: көе сүзләре

Ямансулап болыннарны буйлама,
Оныткандыр инде диеп уйлама;
Ничек итеп онытыйм мин ярымны
Кара кашлы, назлы җанымны?!

Ничек итеп онытыйм туган ягымны,
Анда узган алтын балачагымны?!
Сагындырды Агыйделнең камышы,
Челтерәп аккан чишмә тавышы.

Сагындырды сызылып таңнар атуы,
Әнкәемнең иркәләп уятуы;
Кайтам инде туып-үскән ягыма —
Кырларыма, тугайларыма…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (45 голосов)
« »