Миңнурый

Уйсуларга ап-ак келәм,
Агачларны бәс сыра;
Күңелемдә таң елмайсын,
Кил, чибәрем Миңнурый.

Сөюемә ялкын да бир,
Якты да бир, Миңнурый.
Нур күрмәсә, язгы гөл дә,
Чәчкә чыгармый, корый.

Шаярма син йөрәк белән,
Йөрәк бит — ут, Миңнурый
Сөяр булсаң, ихлас сөй,
Йөремә, кызый, юри.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »