Добавлено Минзиля в Пнд, 20/06/2011 - 14:54
Таулар, ташлар ярып борылып-борылып,
Юрүзәнкәй бик шәп агасың;
Көчле гайрәт белән дулкыныңны
Биек ярларыңа кагасың.
Юрүзән, Юрүзән,
Күпне күргән, күпне кичергән.
Юрүзәнкәй безнең данлы елга,
Күпне күргән, күпне кичергән;
Анда батыр җырчы Салават та
Акбүз атын төшереп эчергән.
Юрүзән, Юрүзән,
Күпне күргән, күпне кичергән.
Сокланган ул матур Юрүзәнгә,
Карап-карап һич тә туймаган;
Тугаеннан курай өзеп алып,
Өзелеп-өзелеп аны уйнаган.
Юрүзән, Юрүзән,
Күпне күргән, күпне кичергән.