Кистең канатларымны

Категория: көе һәм сүзләре

Әллә кемнәргә табындың,
Әллә кемне әзләдең.
Әллә күпме яратсам да,
Кадеремне белмәдең.

Кистең канатларымны,
Тотмадың антларыңны.
Урамнарда җил тарата
Җибәргән хатларыңны.
Инде чыкма юлларыма,
Туктатма атларымны.
Мин бозмадым антларымны,
Син боздың антларыңны.

Ялган булган сүзләрең.
Белмәгәнмен, белмәдем.
Бөгелер дигәнсеңдер дә,
Бөгелмәм, бөгелмәмен.

Кистең канатларымны,
Тотмадың антларыңны.
Урамнарда җил тарата
Җибәргән хатларыңны.
Инде чыкма юлларыма,
Туктатма атларымны.
Мин бозмадым антларымны,
Син боздың антларыңны.

Син бәхеттә, мин сагышта
Яшәүләр үтәр әле.
Син сагышта, мин бәхеттә
Булулар җитәр әле.

Кистең канатларымны,
Тотмадың антларыңны.
Урамнарда җил тарата
Җибәргән хатларыңны.
Инде чыкма юлларыма,
Туктатма атларымны.
Мин бозмадым антларымны,
Син боздың антларыңны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »