/ "Кыр казлары артыннан" пьесасыннан /
Кыр казлары артыннан
Биеклеккә тартылам.
Хыялыма китәр идем
Кыр казлары артыннан.
Кыр казлары артыннан
Китәр идем, тартынам.
Үз-үземне бәйләгәнмен
Хыялым канатыннан.
Кыр казлары артыннан
Очарга дип талпынам.
Тик очалмыйм, карап калам
Кыр казлары артыннан.
Бу җыр Галибә Сайбулатова, Исламия Мәхмүтова репертуарында бар
«
»