Йөрәкләрдән хисләр генә таша,
Ә күзләрдән назлар түгелә.
Синең өчен йолдыз кебек янам,
Кояш булам тормыш күгеңдә.
Синең өчен бу дөньяга килдем,
Cинен өчен көнем һәм төнем
Һәр сулышымны «син» дип кенә сулыйм,
Сиңа багышлыймын гомерем.
Ходай биргән олы мәхәббәте
Югалмыйк без, бәгърем, тормышта.
Синең өчен утка, суга керәм,
Аралармын сине сагыштан.
Синең өчен бу дөньяга килдем,
Cинен өчен көнем һәм төнем
Һәр сулышымны «син» дип кенә сулыйм,
Сиңа багышлыймын гомерем.
Синең өчен күңел борчуларым,
Синдә минем өмет, хыялым.
Синең белән бергә чакта гына
Яшәвемнең ямен тоямын.
Синең өчен бу дөньяга килдем,
Cинен өчен көнем һәм төнем
Һәр сулышымны «син» дип кенә сулыйм,
Сиңа багышлыймын гомерем.