Көт, йолдызым

Категория: көе һәм сүзләре

Яшлекнең дуамал чаклары,
Бик тарта шул туган якларым.
Кайтырмын, сагындым, кайтырмын,
Каршы ал син мине, якыным.

Юлларыма чык каршы, каршы чык,
Хәлләремне син җилдән сорашчы,
Сөюләремне илтер,
Сәламнәрем барып җитер,
Сагышларда син зинһар янмачы.

Йолдызлар атылса, санармын,
Бәхеткә дигәнен табырмын.
Язмышыма төшкән бүләкне
Гомерем буена саклармын.

Юлларыма чык каршы, каршы чык,
Мәхәббәтемне минем какмачы,
Сөюләрем бигерәк көчле,
Мәңге сүрелмәс төсле,
Сагышларга син мине салмачы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »