Үкенечкә

Категория: көе сүзләре

Ялгыз идем, таптым сине,
Үзем дә сизми калдым.
Даръялардан тартып алып,
Үтларга илтеп салдым.

Язмыш кынам, хөкемнәрем,
Алдан үк кылган икән.
Сөюләре миндә түгел,
Ятларда булган икән.

Кыймасчыны көткән күңел,
Бирелеп татлы һичкә.
Хыялларым була микән,
Бары тик үкенечкә.

Язмыш кынам, хөкемнәрем,
Алдан үк кылган икән.
Сөюләре миндә түгел,
Ятларда булган икән.

Билкәйләрең талдай зифа,
Туймассың карап һич тә.
Ай башында тугансыңдыр,
Башларың шундый нечкә.

Язмыш кынам, хөкемнәрем,
Алдан үк кылган икән.
Сөюләре миндә түгел,
Ятларда булган икән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »