Төнге урам

Бәхетемне күпсенде дә
Урлады төнге урам.
Урамда калды сары көз,
Күңлемдә кара буран.

Ул ятныкы була алмый
Ул минем өчен туган
Урлама син аны миннән
Калдырчы төнге урам.

Сизмисеңмени күңелләр
Мәхәббәт белән тулган.
Араларга йолдыз түшәп
Кавыштыр безне урам.

Бәхетемне күпсенде дә
Урлады төнге урам
Әйтелмәгән сүзләр калды
Күңелдә кара буран.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (10 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »